Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2021, 14:17

Турагентларның бердәм федераль реестры булачак

Русия Президенты Владимир Путин илдә туристларның бердәм федераль реестрын булдыру турындагы законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк закон нигезендә, хәзер базарда реестрга кертелгән турагентлар гына эшли ала. Аңа керү мәҗбүри һәм бушлай булачак. Туроператор турагент турында мәгълүматны федераль реестр системасында шәхси кабинет аша кертәчәк, шулай ук ул турагент белән килешүнең үзгәрүе яки вакытыннан алда өзелүе турында өч көн эчендә кадәр мәгълүмат күрсәтергә тиеш булачак, дип хәбәр итә ТАСС.
Турагентлар реестрга үз субагентлары турында мәгълүмат кертергә тиеш булачак. Мәгълүматларны реестрга кертмәгән яки дөрес булмаган мәгълүматлар керткән өчен административ җаваплылык яный.
Ростуризм әлеге реестрны электрон рәвештә алып барачак. Туроператорлар белән төзелгән килешүләр нигезендә эшләүче турагентлар (юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар) закон үз көченә кергән көннән 180 көн эчендә эшли ала. Бу вакытта туроператорлар алар турында мәгълүматларны бердәм федераль реестрга кертергә тиеш булачак. Әлеге вакыт узганнан соң реестрга кертелмәгән турагентлар эшли алмый. Тик алар үз эшчәнлекләрен дәвам итсәләр, административ җаваплылык яный.
Ростуризм җитәкчесе Зәринә Догузова фикеренчә, бу тармакның үтә күренмәлелеген арттыруда тагын бер мөһим адым.
Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова фикеренчә, бу яңалык турагентларның эшчәнлеген сыйфатлырак дәрәҗәгә күтәрәчәк, эш оешканрак һәм үтәкүренмәле булачак. Реестрда туроператор турында да, турагент турында да мәгълүмат күренәчәк.
Фото: https://www.google.com/

Ләйсән Якупова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: