Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2021, 14:56

Сагындыра бала чаклар

Сүзне иртә яздан бәбкә саклаудан башлыйк. Безнең чорда каз бәбкәләрен инкубатордан алып үстерү дигән нәрсә булмады. Һәм каз асрамаган татар авыллары, татар гаиләләре юк диярлек иде. Ана каз көннәр язга авышуга йомырка сала башлый. Аның саны ун-унбишкә җиткәч, әниләр тал чыбыгыннан үргән кәрҗингә йомшак салам түшәп, казны йә өстәл астына, йә карават астына кертеп утырталар. Дәрес әзерләгәндә онытылып китеп аягыңны сузсаң, ул «шалт» иттереп чукып ала – үрле-кырлы сикерәсең.

Борынлаган йомшак, сары йомгакларны мич башына бүреккә салып куя барасы. Чөнки аларны күрсә, ана каз башка ояга кереп утырмый. Дөньяга килеп бер атна чамасы вакыт үткәч, бәбкәләрне тау башына, елга буена яшел чирәмлеккә сакларга алып барырга кирәк. Авылның бар бала-чагасына һәм әбиләргә тапшырыла бу эш. Сакламый ярамый, авызыңны ачып торсаң, бәбкәләрне тилгән күтәреп алып китә. Тик кенә бәбкәләр көтеп утырасы булса да, бу эш ардыра-талчыктыра. Шунлыктан, үзебез әллә нинди уеннар уйлап табып, уенга бирелеп, ду киләбез. Кайчакта территория бүлешә алмыйча сугышуга кадәр барып җитәбез. Йә, әйтегез әле, кечкенә таякчыклар кагып, зур итеп өй ясаганнар хәтерегездәме? Узган елгы корыган әрем сабаклары белән аны ялтыратып себереп куя идегезме? Тик икенче көнне җүнсез малайлар безнең ул өйләребезне җимереп китәләр дә, тагын яңадан ясыйсы була.
Кич җиткәч, авыл яшьләре клубка җыелса, без шул ук тау башына, алардан отып алган уеннарны уйнарга җыелабыз. «Ага сулар», «Бас әле станокка», «Наза» кебек такмак әйтешеп, авылны яңгыратабыз. Такмаклар һәркемнең репертуарында шактый. Алар арасында «Ике кашың уелган, ике кашың уелган. Ике кашың арасына Рәшит (яки сине үртәр өчен берәр кыз яки егетнең исемен әйтеп) диеп куелган» дип үчеклиләр дә.
Аннан «Унике таяк», «Качышлы» уеннары кызганнан-кыза. Иртәгесе көнгә дәресләр әзерлисе дә онытыла. Иртән мәктәпкә баруга, беренче эш итеп, кем дәрес әзерләгән – шуннан җыйнаулап күчерәбез. Укытучылар тау башында кем булганын тавышыбыздан хәтерләп калган – иң активлар такта янына чакырыла. Шәпләп кенә ачулангач, әйтерсең яшүсмер вакытта үзләре бу уеннарны уйнамаган, тау башына чыгудан тыя. Чыкмыйбызмы соң, әлбәттә, чыгабыз. Әти-әниләр кушкан эшләрне җир җимерттереп эшләп куябыз да, тагын уенга йөгерәбез.
Чыганак:https://beznen.ru
фото: пиксабай. ру
Читайте нас: