Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2021, 09:15

Сугыш чоры балаларына ярдәм

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайга сугыш чоры балалары турында закон проекты кертелде.


“Бердәм Русия” фракциясе депутатлары тиешле категория гражданнар өчен аерым статус һәм ярдәм чараларын билгеләүне күздә тотучы закон чыгару башлангычы белән чыкты.

"Бу - тарихи гаделлек күзлегеннән акланган мөһим адым, — дип белдерде яңа проектны төбәк Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев. – Бүген дәүләтнең игътибары Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Әмма сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны балалар да үз җилкәләрендә күтәрде. Аларга бик иртә үсәргә туры килде. Күпләр ятим калды. Өлкәннәр белән беррәттән алар госпитальләрдә яралыларны карады, заводларда, авыл хуҗалыгында эшләде, соңыннан тыныч вакытта илне җимерекләрдән күтәрде, дәүләтебезнең алга таба муллыгына нигез салдылар. Сугыш чоры балаларына махсус хокукый статус бирү, аларны социаль яклау – бу кешеләрнең илебез үсешенә керткән өлешен тану. Башкортстанда мондый гражданнар 189 меңнән артык кеше исәпләнә”.

Закон проекты авторларының берсе Римма Үтәшева закон проектын әзерләүнең бик вакытлы булуын билгеләп үтте.

"Без закон кабул итүне сузарга ярамый дип саныйбыз, бигрәк тә сугыш чоры балалары – өлкән яшьтәге кешеләр, алар өчен һәр көн мөһим, – диде Римма Үтәшева. — Без 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр туган һәм республикада даими яшәүче гражданнарны сугыш чоры балалары дип санарга тәкъдим итәбез. Ягъни сугыш вакытында туган һәм башланган вакытта аңа 14 яшь тулмаган кешеләр. Алар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләргә, аларга дәүләт гарантияләре программасы буенча чираттан тыш медицина хезмәтеннән файдалану һәм чираттан тыш стационар социаль хезмәт күрсәтүне оештыруга юллама алырга тәкъдим итәбез”.

Закон проекты авторлары законны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны республика бюджетыннан бүлергә тәкъдим итә. Шул ук вакытта сугыш чоры балалары өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр республика Башлыгы указы белән билгеләнә дип күз уңында тотыла.

Фото: https://bloknot-stavropol.ru/


Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: