Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2021, 09:27

Ак яулыклы татар әбиләре

Ак әбиләр дигәч, күз алдына ак чәчле, башына яулык ябынган мөлаем әбиләр килеп баса. Чыннан да, бар булмышы, бар тормышы аклыктан, якшылыктан торган кешеләр генә ак әби була торгандыр. Хәзерге заманда андый яулык ябынган әбиләрне бик очратып та булмый инде. Шуңа күрә минем үземнең балачагыма әйләнеп кайтып, андагы ак әбиләрне искә төшерәсем килә...

Исемнәрен хәзер хәтерләмәсәм дә, алар минем күнелдә мәңгегә Ак әби, Чибәр әби, Мулла әби, Әйбәт әби булып калганнар. Яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр алар. Кайсы гомер буе сугыш яланыннан кайтмаган ирләрен көтеп гомер итте, кайсы яраланып кайткан йөрәк парәләрен тәрбияләде, бер авыр эш тә калмады алар иңеннән. Торф чыгарумы, урман кисүме, җир сөрүме – барысын да эшләгән алар, балаларын да үрнәкле итеп тәрбияләгәннәр. Безнең сабый чакта алар инде хаклы ялда иделәр. Әлегедәй күз алдымда, чәчәкле кәшемир яулыкларын ияк астыннан бәйләп, җылы камзулларын киеп, урамдагы эскәмиягә утырып, гәп коралар. Күз уңы белән безне – урам тузанында аунаган оныкларын да күзәтәләр. Берәребез егылып, тезен канатса, “өф” итеп өреп юатырга да өлгерәләр. Аларның камзул кесәсе дә бик серле. Анда вак акча, кәнфит, я өрек була. Теге канаган тезгә сөртеп куярга шифалы вазелин да шуннан табыла. Уеннан арып китсәк, алар тирәли тезелеп утырышабыз. Аларнын сүзләре, әкият-хикәяләре – үзе бер китап.Табигать сынамышларын, халык медицинасы ысулларын да беләләр. Күзгә арпа чыкса, күз тисә дә, әбиләр өшкереп алса, кул белән сыпырып алгандай юк була. Безнең кулдан килердәй эшләрне дә өйрәтәләр, әниләр кайтуга су ташып, каз, тавык чебиләрен ашатып куябыз әбиләр белән. Әле дә исемдә, күршедәге Фәһимә исемле Ак әби, көзен өлкәннәр белән каз өмәсе үткәрә. Аннан безне, бала-чагаларны җыеп, канат суеру өмәсе оештыра. Йоласын туры китереп, җиренә җиткереп...Чишмә буена төшеп , канатларны сибеп тә кайтабыз әле.
Ә инде озын кышларда кич утырып оек-бияләй бәйләүләре – үзе бер бәйрәм. Сүз арасында читләтеп кенә безгә тәрбия сабагын да биргәннәр икән бит әбиләр. Акны – карадан, якшыны яманнан аерырга өйрәткәннәр.
Моннан соң инде шактый еллар үтте, дөньялар да үзгәрде. Ак әбиләрем дә күптән инде бакыйлыкта. Әмма алар биргән сабаклар, алар өйрәткән догалар әле дә истә. Шаулап үткән бала чагым белән бергә сезне дә сагынам мин, авылымның ак әбиләре!
Зилия ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.
Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru
Фото: Пиксабай ру.
Читайте нас: