Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2021, 10:42

Уфада яшәүчеләр коточкыч күренешкә тап булган

Уфаның Черниковка бистәсендәге бер йорт ишегалдында өлкән яшьтәге ир-атның гәүдәсен тапканнар. Аңа урындагы халык тап булган, һәм шунда ук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткәннәр. Хәзер алар үлгән кешенең шәхесен ачыклый. Ирнең башкалардан аерым билгесе бар - аның сул кулына кара татуировка эшләнелгән.

Аның гәүдәсендә күренеп торган тән җәрәхәтләре юк, дип ачыклык кертә белгечләр. Ул туңып үлгән булырга мөмкин. Әмма үлемнең рәсми сәбәбе әле ачыкланмаган.
Берникадәр вакытта бу ирнең сукбаймы, әллә гадәти кеше булганлыгы турында да ачыклык кертелер. Ничек кенә булмасын, вакытында ярдәм күрсәтелгән булса, аны коткарып калырга да мөмкин булыр иде, бәлки. Тирә-юньдәгеләргә игътибарлырак булсак иде.
Фото: fotoload.ru

Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.ru

Читайте нас: