Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2021, 10:50

Күршесен коткарган, үзе һәлак булган...

Чишмә районында урындагы фельдшер пациентны коткару өчен үз гомерен корбан иткән.

27 февраль көнне авылда фаҗига була. Павел Сидоров мунчада сөрем газы белән агулана. Аны әнисе табып ала. Ул фельдшер булган күршесе Валентина Якимовага шалтырата.

Медицина хезмәткәре килүгә Павел гына түгел, ә аның әнисен дә коткарырга кирәк була инде. Ашыгыч ярдәм килгәнче фельдшер зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтә. Адреналин уколы ир-атның гомерен саклап калса да, фельдшерга һәм хуҗабикәнең үзенә ярдәм итә алмый.

Валентина Якимова 26 ел туган авылы Петряевода фельдшер булып эшли. Бу еллар дәвамында хатын кешеләргә көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килә. 1 мартта ул көтеп алынган ялга - кызы янына Санкт-Петербургка барырга тиеш була. Тик очрашуга кадәр яши алмый.

Авыл халкы фельдшерның бу батырлыгын онытырга җыенмый. Халык үз гомере бәрабәренә пациентны коткарган Валентина Якимова турындагы истәлекне мәңгеләштерергә тели. Үзе туып үскән урамга аның исеме биреләчәк.

Фото: мк.ру

Резеда Галикәева https://kiziltan.ru

Читайте нас: