Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2021, 12:12

7 яшьлек баланың өстенә боз килеп төшкән

Бу коточкыч хәл Мәскәү өлкәсендә булган. Беренче сыйныф укучысы кибеткә чыккан булган. Бер йорт яныннан үткәндә, аның өстенә боз килеп төшкән. Бу хәлне күргән шаһитлар шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан. Бирегә килгән табиблар баланың баш мие җәрәхәтләре алу нәтиҗәсендә үлүен белдергән.

Баланың әти-әнисе бу йортны карап тоткан идарәче компаниягә карата полциягә гариза язган. Бу хәвефле урында компания "Сак булугыз, кар төшү мөмкинлеге бар" дигән белдерү куймаган.

Әлеге вакытта хокук сакчылары "Кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча эш кузгаткан.

Шулай ук, баланың туганнары һәм дуслары Интернет челтәрендә бала истәлегенә "Ул яшәргә тиеш иде" дигән фотофлешмоб оештырган.

Фото: yarnews.net
Ример Насретдинов https://kiziltan.ru
Читайте нас: