Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2021, 16:15

Төркиягә керү кагыйдәләре үзгәрә

Анкетада үзең турында тулы мәгълүмат һәм Төркиядә яшәячәк адрес күрсәтелергә тиеш.

15 марттан чит илләрдән Төркиягә килүче гражданнар илгә керү хокукын бирә торган анкеталарны электрон форматта тутырырга тиеш булачак.
Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр иткәнчә, моңа кадәр әлеге анкеталарны кәгазьдә тутыралар иде.
Анкетада гражданнар үзләре хакындагы мәгълүматларны һәм Төркиядә үзләре яшәячәк адресны күрсәтергә тиеш.
Электрон анкеталарны Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында (register.health.gov.tr) тутырырга мөмкин.
«Форма юлга кузгалырга 72 сәгать кала тутырылырга тиеш. Әлеге мәгълүматлар ярдәмендә сез Төркиядә булган чорда илдә коронавируска бәйле вазгыять турында мәгълүмат ала, үзегезне һәм якыннарыгызны инфекция йоктырудан саклый алачаксыз», - диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.
Анкета тутырган һәркемгә уникаль код биреләчәк. Аның буенча Төркия Хөкүмәтенең кирәк булган очракта сезнең белән элемтәгә керү мөмкинлеге бар. Шуңа күрә мәгълүматларны дөрес күрсәтергә кирәк. Чик буенда анкетаның базада булу-булмавын тикшерәчәкләр. Форма тутырылмаган яки мәгълүматлар дөрес күрсәтелмәгән очракта, штраф салынырга мөмкин. Моның өчен илгә кертмәүләре дә ихтимал әле.
Транзит белән сәяхәт итүче гражданнар анкетаны тутырмаса да ярый.

Фото https://kiziltan.ru/

Эльвира Ямалетдинова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: