Сатучы баш тарткач, ул йодрыкларын эшкә җигә. Озакка сузылган конфликттан соң ир пычак ала һәм сатучыга кизәнә. Гаугачыны тынычландырырга маташкан икенче ханымның башына суга. Минимаркетка кергән яшь егет җинаятьчене куркыта һәм ул чыгып кача.
Кибеттә урнаштырылган видеокүзәтү камералары бу хәлне төшереп торган.
Элегрәк хөкем ителгән Иглин кешесе булып чыга бу бәндә. Аның хәмер эчәсе килә, ләкин алырга акчасы булмый.
«Талау» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: Башинформ