Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2021, 16:31

Төрле хәлләр...

"Иремнең үлгәненә инде биш ел булды. Балаларыбыз юк. Берүзем зур йортта яшим. Аллаһка шөкер, күршеләрем яхшы, ярдәм итеп торалар. Мин дини кеше булмасам да, Аллаһка ышанам. Елга бер булса да Коръән укытам.

Сәламәтлеккә һәм пандемиягә бәйле узган елны бу гамәлне кыла алмадым. Шуннан соң быел өемдә әллә ниләр барлыкка килде. Шайтаннар, дип уйлым инде.

Беренче тапкыр аларны төнлә уянгач күрдем. Миңа ачуланып карап тордылар. Күпмедер вакытт үткәннән соң, алар минем белән сөйләшә дә башлады. Бик нык курыктым.

Шул уңайдан узган җомгада күрше-тирәләрне чакырып Коръән укыттым. Шуннан соң тегеләр юкка чыктылар.
Хәзер инде, тазалыгым булса, бу чараны бер дә калдырмам һәм сезгә дә шуны киңәш итәм", - дип яза бер ханым социаль челтәрләрдә.

Фото: pixabai.com

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Читайте нас: