“Укытучы эшен ярата икән, ул әйбәт укытучы. Әгәр ул әти-әнисе кебек, баланы яратса – ул барлык китапларны укыган, ләкин эшенә дә, укучыларына да сөюе булмаган укытучыдан яхшырак. Укытучы һөнәренә һәм укучыларына булган сөюен берләштерсә, ул – камил укытучы”. Бөек рус язучысы Лев Толстойның бу сүзләре хезмәттәшебез, башлангыч класслар укытучысы Роза Бәйрәмгол кызы Хәйбуллинага бик тә туры килә.
Роза Бәйрәмгол кызы гаять зур укытучылык тәҗрибәсен, белемнәрне һәм укучыларга белем бирүгә иҗади, чын күңелдән якын килүне үзендә туплаган педагог. Мондый кешеләр турында хезмәтенә бар булмышын биреп, янып эшли диләр. Роза Хәйбуллинаның педагогик осталыгын бернинди разрядлар һәм квалификацияләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Ул чын укытучы, камил укытучы.
Ул 1966 елның ноябрендә Иске Калкаш авылында туган. Шунда ук, урындагы мәктәптә урта белем алган. 1984 ел аның өчен иң мөһимнәрнең берсе була. Шул елда мәктәпне тәмамлаган яшь кыз, үзенең педагог булачагына ышаныч белән Стәрлетамак дәүләт педагогия институтына башлангыч класслар факультетына укырга керә. 1990 елда ул, югары уку йортын тәмамлау турында диплом алып, юллама буенча Күгәрчен районына эшкә китә. Туган авылына, әнисенә булган сөюе аны авылына алып кайта, ул балаларга белем бирүне шунда дәвам итә. Биш ел дәвамында Баем башлангыч мәктәбендә эшли, ә 1996 елда туган мәктәбенә пионервожатый булып кайта. Әлеге мәктәптә эшләү дәверендә ул үзен хезмәтен яхшы белгән кеше итеп күрсәтә. Һөнәренә булган сөю, үсмерләр һәм башлангыч класс укучылары арасында тәрбия эшен нәтиҗәле камилләштерү юлларын даими эзләнү Роза Бәйрәмгол кызына хас сыйфатлар.
Ул үзенә тапшырылган барлык вазыйфаларны һәм йөкләмәләрне җаваплы үтәде. Зур җәмәгать эше алып барды. Авылда концертлар, чыгышлар, мәктәпләр һәм укытучылар арасында ярышлар – һәркайда Роза Бәйрәмгол кызының оештыру сәләте сизелде. Озак еллар башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, сайлау комиссиясе әгъзасы, агитатор булды. Балаларга белем бирү – аның төп булмышы. Һәр баланың күңелендә күзгә күренмәгән кыллар бар, аларга оста куллар кагылса, искиткеч моң чыгачак, дигән М.Горький. Роза Бәйрәмгол кызы бу кылларны һәр балада таба белә. Көчен һәм вакытын кызганмый, ул аларга үзенең бөтен йөрәген бирә. Һәр бала аның күз уңында, аларның һәрберсенә тиешле игътибар бүлә, нәтиҗәдә бу укучыларның билгеләрендә һәм белемнәрендә чагылыш таба, ә бу укытучының укучыларының белем дәрәҗәсе һәрвакыт югары. Роза Бәйрәмгол кызының укучылары белән эшләве җиңел, белемнәре яхшы булу белән бергә, алар аралашучан, артабан белем алуга психологик яктан әзер дип фән укытучылары юкка гына әйтмиләр.
Укучылары өчен Роза Бәйрәмгол кызы – икенче әниләре. Мәрхәмәтле һәм бер үк вакытта катгый, ул барысын да белә, булдыра, ә иң мөһиме, укуга, яңа белемнәр алуга балаларда кызыксыну уята. Ул һәр дәресне кызыклы итеп оештыра. Төрле класстан тыш чаралар үткәргәндә аңа әти-әниләр ярдәм итә. Үзе әйтүенчә, ул алардан бик уңган. Ихлас күңелдән Роза Бәйрәмгол кызына ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам, талантлы укучылар һәм яңа уңышлар, түземлек һәм озын гомер телибез.