Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 02:00

Яраткан һөнәр – бәхет чишмәсе Иң мөһиме – кешенең хәленә керә белү

Иң горур һәм бай кеше дә чирләгән очракта йомшара. Пациент үзен дарулар, системалар белән дәвалауларын гына түгел, әхлакый яктан ярдәм итүләрен дә тели. Савыгачагына ышанган кеше генә терелә дип дөрес әйтәләр. Чын шәфкать туташы нинди булырга тиеш? Эчкерсез, җаваплы, кешеләрне һәм үз эшен яратучан. Пациентларга, шулай ук урамдагы бөтенләй таныш булмаган кешеләргә дә ярдәм кулы сузарга тиеш. Үзәк район дәваханәсенең психиатрия кабинеты шәфкать туташы Рузалия Гайсарова барлык шушы сыйфатларга ия.
1 санлы Уфа медицина училищесын тәмамлаганнан соң Борай кызы шәһәр психиатрия дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли башлый.
“Шушы һөнәрне сайлавымда ялгышмавымны аңлап чиксез сөендем”, - дип искә ала ул елмаеп. 1983 елда кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән Стәрлебашка күчәләр. Ул вакытта дәваханәдә вакансия булмый. Рузалия Фәүзи кызы сигез ел 107нче һөнәрчелек училищесында (хәзерге Стәрлетамак тармакара колледжы) шәфкать туташы булып эшли. Хәзер ул – үзәк район дәваханәсенең психиатрия кабинеты шәфкать туташы. 20 елдан артык шушы вазыйфада.
- Психик тайпылышлары булган чирлеләрне дәвалау, кешеләргә ярдәм итү өчен зур теләк кирәк. Безгә авыр тормыш хәлендәге кешеләр килә. Кешене аңлый, хәленә керә белүдән башка эшебез нәтиҗә бирми. Иң мөһиме, һәркемгә аерым якын килә белү, - дип саный Р.Гайсарова.

Читайте нас