Менә 2017 ел да килеп җитте. Яңа ел алды ыгы-зыгысы һәм Яңа ел каникулы артта калды. Ниһаять, эштән арынып торырга, туганнар, дуслар белән очрашырга, якыннарыбызга күбрәк игътибар бүләргә мөмкин булды. Ләкин хезмәткәрләренә Яңа ел каникулы “кагылмаган” һөнәрләр бар. Бу хуҗалык эшчәннәре: терлекчеләр, савучылар һ.б. Җаваплылыгы чикләнгән “Урожай” җәмгыятендә хисапчы булып эшләүче Любовь Тимофеева да шулар исәбендә. Ул хезмәттәшләре белән бәйрәм көннәрендә дә эшләвен дәвам итте.
Табигате буенча Любовь Тимофеева бик актив, энергияле, аралашучан кеше. Эшкә килү белән ул хезмәттәшләренең хәле белән кызыксына, яхшы хәбәрләргә шатлана, ә берәрсенең проблемасы булса – ярдәм кулы сузарга әзер тора.
- Безнең коллектив турында “Кечкенә булса да, төш кенә” дияргә мөмкин. Күмәк булмасак та, без бердәм һәм тату. Анда һәркем миңа якын һәм кадерле. Моңа кадәр кибеттә сатучы булып эшләдем, ләкин күңелемә әлеге эшем ятты, һәм мин 1999 елдан алып хуҗалыкта. Шул вакыттан алып иртә таңнан әтәчләр белән бергә тору минем гадәткә әверелде, - дип елмая Любовь Исаевна.
Эшендә хөрмәтле хезмәттәш, өендә ул – яраткан тормыш иптәше һәм әни. Тормыш иптәше Финур белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
Аның тырышлыгы, хезмәткә намуслы мөнәсәбәте игътибарсыз калмаган. Узган ел авыл эшчәннәре слетында ул Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнгән.
- Эшли алу мөмкинлеге – олы бәхет дип саныйм. Чөнки хезмәт җимешләрен җыю, үзең утырткан гөлләрнең чәчәк атуын күрү, якыннарыңны үз кулларың белән әзерләгән ризык белән сыйлау һәрвакыт күңелгә рәхәт бирә. Сәламәтлек кенә булсын, - ди Любовь Исаевна.