Бер мизгелдә Уфадагы табышлы бизнесыңны ташла да, бөтен акчаңа Благовар районында ике катлы бина сатып алып, анда эт һәм песиләр тота башла, имеш.
Укытучылар гаиләсендә туган, юридик белем алган, яхшы гына эштә эшләгән ул. Кафе да ачкан, заманында ире белән запчастьлар да саткан, ике бала да үстергән.
Ләкин урам эт-песиләрен кызгану тойгысы җиңгән. Башта ул Уфада хайваннар өчен приютта ач-ялангач тотылган, аннары бөтенләй урамда калган песиләрне үзенә ала. Әткәндәй, Альбина үзе дә авыр чирне җиңгән кеше, аңа өченче дәрәҗә лейкоз диагнозы куелган була. 2009 елдан ул ремиссия дәрәҗәсендә.
— Мин ракны җиңдем. Авыру күзәнәкләрнең бүленүе генә бит ул. Без шуны җиңә алмыйбызмы? Миңа сәламәт тормыш алып баруым ярдәм итте, әлбәттә. Спорт белән шөгыльләнәм. Ләкин минем иң беренче ярдәмчеләрем — этләрем, песиләрем. Алар кешеләрне энергиясе белән дәвалый, — ди бүген 120 эт һәм песи тәрбияләүче Альбина.