Җәмгыять
24 Ноября 2019, 17:16

Биш кеше агуланган, ике бала - авыр хәлдә

Республикага салкыннар килә. Мондый чорда җылыту приборлары белән сак куллану аеруча мөһим. Уфадагы фаҗига нәкъ шул хакта искәртә.

Октябрь проспектындагы 122нче йортта әтиләре өйгә кайтып керсә, 2 яшьлек кызы һәм аның әнисен - хатынын аңын җуеп егылган хәлдә күрә. Йортта күкрәк баласы да була. Ир "ашыгыч ярдәм" хезмәтен һәм коткаручыларны чакырта, тик үзе дә аңын югалта. Зыян күрүчеләрнең күршесе дә үзен начар тоя.

Хәзерге вакытта барлык биш кеше дә дәвалау оешмаларына китерелгән, аларга ярдәм күрсәтелә. Балалар авыр хәлдә реанимациядә, дип хәбәр итә "Вести-Башкортстан".


Урында газ хезмәтләре эшли.


Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе - бинада ис газы концентрациясенең артуы. Фатирда газ колонкасы урнаштырылган. Хәзер коткаручылар һәм газ хезмәте вәкилләре һәр фатирны тикшереп тора. Әлегә өч фатирда углерод монооксидының микъдары теркәлгән.
Читайте нас