Җәмгыять
14 ноябрь 2019, 05:39

Салкын мунчада юынып булмый...

Бәй анысы көн кебек ачык инде. Салкын мунчада кем юынган икән, дисезме? Бу сорауга җавапны бер егет ватсапка килгән видеода бик оста итеп җырлап бирә.

Видео Әнвәр Нургалиев башкаруындагы “Соң дисең микән?” дигән бик популяр җыр көенә башкарыла. Ә сүзләрен үзе уйлап тапты микән бу җор телле егет?


Анда сүз гәзиткә язылу турында бара. Беркемгә дә сер түгел, гәзит-журналларның укылганнары, искеләре кайвакыт мунча ягып җибәрү, шәһәргә алып киткәндә күкәй төрү өчен дә кулланыла. Бу егет тә шуңа зарланып җырлый ләбаса. Ул гәзитне шуның өчен генә алдыра микәнни дигән уй килде башта. Юктыр, булмас, бөтен гаилә укып туймыйча "свежий" гәзиткә күкәй төреп була димени? Җырның азагында ул бик дөрес сорау куя бит –“Гәзиткә язылдыгызмы?” ди.


Дөрестән дә, дуслар, ә сез 2020 елның беренче яртысына гәзит-журналларга язылдыгызмы әле? Әйтик, "Стәрлебаш чишмәләре" район гәзитенә? Өлгермәгән яки эш-мәшәкатьләр белән онытып җибәргән булсагыз, ашыгыгыз, әле бераз вакыт бар.

Автор новости Фания Ибатуллина.

Видеоны түбәндәге сылтамага кереп карый аласыз:https://vk.com/video-35371039_456239086
Читайте нас