Талха Юмабай улы Гыйниятуллин 1925 елның 20 апрелендә Учалы районы Уразай авылында туа. Сугыштан соң А.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. Дистәләгән хикәя, повесть, романнар авторы. 1955 елдан Мәскәүдә яшәсә дә, җәен туган авылы Уразайга кайта. Соңгы вакытта Учалы шәһәрендә яшәгән.