Әлегә аңа билгеләнгән маддә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне күздә тота. Baza каналы мәгълүматлары буенча, солдат үзе тикшерү барышында бу хәл булган көнне аңа сексуаль көчләү белән янау турында белдерә. Оборона министрлыгы, үз чиратында, бу хәбәрне "ялган" дип атый.
«Суд практикасы солдатларның мондый гамәлләрне аффект хәлендә башкарун күрсәтә. Безнең тактика шуңа нигезләнәчәк. Хезмәттәшләрем Сәет-Мөхәммәт Чапанов һәм Равил Тугушев Читага очтылар, алар кичен Рамил белән очрашырга һәм эш материаллары белән танышырга планлаштыра», — дип сөйләгән аны яклаучыларның берсе Руслан Нагиев.