Җәмгыять
31 октябрь 2019, 12:38

Иң бәхетле хезмәткәрләр кайсы өлкәдә тир түгә?

Автобизнес вәкилләре иң “бәхетсезләре” булып чыкты.

Русиядә медицина, фармацевтика һәм дәүләт хезмәте кебек өлкәләрдә эшләүчеләр иң бәхетле хезмәткәрләр икән. Моны HeadHunter рекрутинг компаниясе үткәргән тикшеренүләр күрсәткән.

"Медицина һәм фармацевтика өлкәсендә хезмәт күрсәтүчеләр үзләрен иң бәхетле хис итә: аларның үз бәхетләренең уртача дәрәҗәсе 6,1 балл тәшкил итте", — дип белдерә компания белгечләре.

Икенче урында – бәхет дәрәҗәсе 5,9 балл белән дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләре, ә өченчедә — персонал белән идарә итүчеләр. Аларның бәхет шкаласы 5,8 балл тәшкил итә.


Автобизнес вәкилләре иң "бәхетсезләре" булып чыкты (4,4 балл).

"Кызыл таң"нан.

Фото "Кызыл таң"нан.
Читайте нас