Җәмгыять
22 октябрь 2019, 13:37

Ике бала Америкага чыгып качкан

Бәхеткә, аларны чик буенда тотканнар.

Мәскәүдә яшәүче 17 яшьлек үсмер, 13 яшьлек сеңлесен алып, туганнары янына Америкага чыгып качарга ниятли. Алар анда озак кына яшәгән була. Әнисе белән әтисе аерылышкач, Русиягә кайталар. Әтиләре дә артларыннан килә. Балалар әниләре белән яши, ләкин гаиләдә еш кына гауга куба, чөнки аларның Америкага китәсе килә, ә әниләре каршы төшә. Бервакыт үсмер аны кул богавы белән батарейга беркетеп куя да әтисе янына яшәргә китә.

Сеңлесе әнисенә еш зарлангач, бердәнбер көнне үсмер аны, чит ил паспортларын һәм акча алып юлга чыга. Алар Русия белән Украина чигендә тотылган.

Балаларны орышып-кычкырып кына җиңеп булмый. Тыныч кына сөйләшергә, аңлатырга кирәк. Әлеге икәү җинаятьчеләр кулына эләккән очракта, ни буласын күз алдына китерү дә куркыныч.

"Кызыл таң"нан.

Читайте нас