Русия тимер юл вокзалларында санитар бүлмәләргә кереп чыгу өчен акча түләргә кирәкмәчәк. Илебезнең зур шәһәрләрендә еракка йөртүче 344 тимер юл вокзалы бар. 80 станциядә бәдрәфкә әле үк акчасыз керәләр. Ә 2020 елның 1 гыйнварыннан бер генә тимер юл вокзалында да акча сорап утыручы “кассир” булмаячак. Бу хакта тимер юл вокзаллары дирекциясенең матбугат-хезмәте биргән мәгълүматларга таянып, ТАСС хәбәр итә.
Мондый адымга баруның төп сәбәбе – гражданнарның ризасызлык белдергән күпсанлы мөрәҗәгатьләре. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 87 вокзалда әлеге түләүләрнең үз-үзен икътисади яктан акламавы ачыкланган.
Шуннан соң РЖДның имиджын яхшырту, канәгать пассажирлар санын арттыру максатында санитар бүлмәләргә бушка керергә рөхсәт бирергә кирәк дигән карарга килгәннәр.