Яңа нормаларга ярашлы, балконнарда, лоджияларда, йортларның торак бүлмәләрендә, тулай торакларда һәм кунакханәләрдә ачык ут белән файдалану тыела. Кыскача гына әйтсәң, балконда шашлык пешерергә яратучыларның кесәсенә штраф белән сугачаклар.
Үзгәрешләр хастаханәләргә дә кагыла: авыр хәлдәге пациентлар белән балалар беренче катта ятарга тиеш.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу кагыйдәләрне бозучыларны административ, хәтта җинаять җаваплылыгы белән куркыта. Балконда тәмәке тартырга яратучыларга исә – 3, әгәр янгын чыгуның сәбәпчесе булсалар – 5 мең сумга кадәр штраф карала.
Фото: ТАСС/Сергей Бобылев