Җәмгыять
1 октябрь 2019, 11:16

Качып котылам димә...

Хәрби комиссариат чакыруын инкарь итсәң - 3000 сум штраф.

Хәрби хезмәткә чакыруга кагылгын яңалыклар моның белән чикләнми.


Хәзер 18-27 яшьтәге призывникларны армиягә теркәлүләре (прописка) кайда булуга карамастан, яшәгән урыннарыннан чакырачаклар. Икенче шәһәргә эшкә, укырга яисә башка сәбәп белән китеп кенә армия хезмәтеннән котыла алмыйсың.


Русия оборона министры Сергей Шойгуның белдерүеннән күренүенчә, якын елларда гына армияне контракт системасына тулысынча күчереп булмаячак. Димәк, призывникларны хезмәткә чакыру бетми һәм бетмәячәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.

Читайте нас