Җәмгыять
25 Сентября 2019, 06:40

98 баланың кайдалыгы да билгесез

Коточкыч хәл бит бу.

Русиядә балалар еш югала торган төбәкләр аталган. Болар - Мәскәү, Свердловск, Иркутск, Түбән Новгород өлкәләре, Красноярск, Ставрополь крайлары.

2019 елның беренче яртысында 8383 бала һәм үсмер югалуы турында хәбәр килгән. Балалар югалуы арта - узган елның шушы чорына караганда, 7 процентка артыграк. 2018 ел буена 13 683 бала югалган булган.

Югалды дигән хәбәр килгән балаларның күпчелеге табылган. Шулай да хәзерге вакытта 98 баланың кайда икәнлеге билгеле түгел.

Балалар югалуның төп сәбәбе - өлкәннәрнең ваемсызлыгы. Күпчелек югалу очракларын булдырмый калырга мөмкин.

Мәсәлән, соңгы берничә очрак. Түбән Новгородта 5 яшьлек Зарина урманда адаша. Аны берничә көн буе эзләп табалар. Вологда өлкәсендә комлыкта уйнаган җиреннән 2 яшьлек Василиса югала. Омскида август уртасында 3 яшьлек Коля югала. Ул ике көн тайгада адашып йөри. Һәр очракта да өлкәннәр, башка нәрсәгә игътибар итеп, баланы күз уңыннан ычкындырган була.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас