Җәмгыять
16 Августа 2019, 16:10

“Син эшли торган эш түгел!”

РФ Юстиция министрлыгы РФ Хезмәт министрлыгының 18 июльдә кабул ителгән карарын теркәде. Анда гүзәл затларга рөхсәт ителмәгән хезмәт төрләре турында сүз бара.

2000 елда бу күрсәткеч 456 төр булса, бу юлы 100 һөнәр турында гына әйтелә.

Бу карар буенча хатын-кызлар руль артына утырып ерак юлларга да чыгып китә ала, электропоезд машинисты, автомобильләр ремонтлаучы, авыл хуҗалыгында тракторчы-машинист булып та эшли ала.

Бер сүз белән әйткәндә, хатын-кызларга бала табуга комачаулаучы зыянлы факторлар, һавада химик матдәләр булмаган һөнәрләрдә эшләргә рөхсәт ителә.

Гүзәл затларга агач төпләрен чокырга да, төзелештә эшләргә дә, плитә ватарга да, иске биналарны сүтәргә дә, балта остасы булырга да, асфальт-бетон түшәргә дә, автогудронатор, бульдозер йөртергә дә, ташчы булырга да ярый...

Шулай итеп, закон буенча гүзәл затларга әле якын арада химик производствода, җир асты һәм тау эшләрен, металл эшкәртү, янгын сүндерүче, водолаз һәм йөк ташучы кебек һөнәрләрне генә ышанып тапшырмаячаклар.

Бу чикләүләр күпме вакыт үз көчендә калыр, билгесез. Ирләргә кытлык сакланса, хатын-кызларга бу һөнәрләрне дә үзләштерергә туры килер, мөгаен.

Чыганак: news.mail.ru
Читайте нас