Коткаручылар 20 километр радиуста яшәүчеләрне эвакуацияли. Әмма халыкның күбесе яшәгән урынын ташлап китүдән баш тарта, алар мародерлыктан курка. Бу урынга ике янгын поезды һәм бронетехника җибәрелгән.
Иртәнгә шартлаулар тынган, әмма янгын сүндерелмәгән әле. Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге скадларда 40 меңгә якын снаряд сакланган.
Төнлә бирегә оборона министры Сергей Шойгу килгән.