Олыкүл авылының Карл Маркс урамында 31 яшьлек ир 33 яшьлек хатынны бәрдергән һәм авария урыныннан качкан. Каза күрүче хатын табиблар килгәнче җан биргән. Аны күрүчеләр "салмыш" булуы турында әйтә.
Күп тә үтми, юл фаҗигасе булдырган ирне кулга алганнар. Аның водитель таныклыгы юк, үзенең исерек булуы гаебен тагын да зурайта.
Хокук саклау органнарында бу эшне тикшерү башланган.