Җәмгыять
5 август 2019, 07:56

Яшь гаилә машинада янып үлгән

Бу коточкыч фаҗига Мәскәүдә булган.

Спорт машиналары сатучы предприятиенең җитәкчесе Денис үзе дә спорт машинасында йөргән. Күп вакытта юл кагыйдәләрен үтәмәгән.


Chevrolet Corvette C7 Stingray машинасын ул 8 миллион сумга май азагында алган. 4 августта Мәскәүдә нык кына яңгыр яуган. Денис бер борылышта машина белән идарә итә алмаган һәм баганага бәрелгән.


Нәтиҗәдә, машина яна башлаган. Денис белән бергә аның хатыны Дарья да булган. Алар икесе дә шунда җан биргән.


Машинада кемнәр булганлыгын экспертиза ярдәмендә генә ачыклый алганнар.

Ример Насретдинов.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас