Анталия шәһәрендә үткән Халыкара Нәүрүз-Саммит төрки дөнья проблемаларына багышланган иде.
Нәүрүз саммиты – күпмилләтле чара. Анда үзаллы ун фәнни симпозиум оештырыла һәм төрки дөньяга кагылышлы, иҗтимагый-гуманитар фәннәр буенча хезмәтләр тәкъдим ителә, тарихи һәм мәдәни бәйләнешләр яңартыла.
Нуридә Шәйдулла кызы конференциянең пленар өлешендә һәм секциядә чыгыш ясады. Төрек телендә ясалган докладларның темасы Башкортстан белән бәйле булып, «Стәрлебаш мәдрәсәсенең мәдәни мирасы һәм тарихы» һәм «Тукаевларның мәгърифәтчелек һәм рухи эшчәнлеге» дип аталды.