Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2019, 12:07

“112” сезне тыңлый...”

Бердәм ярдәм хезмәте тәүлегенә 6 меңнән артык шалтырату кабул итә. Хәтерегездәме, заманында Америка киноларында “911” ярдәме барлыгын күреп, берчә шаккатып, берчә кызыгып карый идек? “Эх, бездә дә шулай булса...” – дип хыяллана идек. Хыяллар чынга ашты, Русиядә дә “112” бердәм ярдәм хезмәте уңышлы эшләп килә. Аны иң элек коткаручылар белән бәйләп күзаллыйлар.

Башкортстанда “112” хезмәте бары тик Уфа шә­һәрен генә хезмәтлән­дерә иде. 2015 елның декаб­рендә Башкортстанда Га-дәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты оештырылды. Аңа төбәктә бердәм “112” номеры буенча тиз арада ярдәм күрсәтүнең берләшкән системасын булдыру йөкләтелде. 2016 елда “112” системасының шалтыратуларны хезмәт­ләндерүнең бердәм үзәге үз эшен Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буен­ча дәүләт комитетына караган “Хәвефсез төбәк” дәүләт казна учреждение­сендә башлап җибәрде. Үт-кән елның декабрендә Башкортстанда “112” системасы даими файдалануга кертелде. Хәзер инде барлык шалтыратуларга автоҗавап түгел, ә оператор тавышын ишетергә була. “112”гә республика шәһәрләреннән, район авылларыннан һәр­кем шалтыратып, тиз ярдәм алу буенча мөрәҗәгать итә ала. Кешеләр янгын, юл һәлакәте, көнүзәк проблемалары хакында хәбәр итә. Арада психологик ярдәмгә мохтаҗлар да бар. Психологик ярдәм бушлай күрсә­телә һәм аның вакыты чикле түгел. Гомумән, бер шалтыратуга уртача 1,5 минут вакыт китә, җитди очракларда, әлбәттә, күбрәк. Әмма сөйләшү күп-мегә сузылачагын һәр очракта да күзаллап булмый. Шалтыратулар инглиз, испан, немец, француз, хәтта кытай телендә булырга мөмкин, моның өчен абонентны тәрҗемәче белән тоташтыралар.

Моңа кадәр “112” хезмә-те республикада тәҗрибә-сынау режимында эшли иде. Системаны төзү өчен республика бюджетыннан — 114 миллион сум, федераль үзәктән 23 миллион сум акча бүленде. Бүген “112” системасы Русиядә — 17 төбәктә, Идел буе фе­дераль округында Башкортстанда, Татарстанда һәм Самара өлкәсендә эшли. “112” хезмәтенә телефонда ноль балансы һәм телефон блокировкада булган очракта да шалтыратырга була. Бүген сезнең игътибарга “112”гә булган шалтыратуларның берни­чә­сен тәкъдим итәбез.

— “112” хезмәтеме? Тиз­рәк ашыгыч ярдәм җи­бәрегез, юл-транспорт һәлакәте, ике жиңел машина бәрелеште, М-5 трас­сасы, Уфаны чыгып кына өлгердек, Авдонга барып җитәрәк, юл буенда.

— Каза күрүчеләр ни­чәү?

– Бер пассажирга медицина ярдәме кирәк, шулай ук коткаручылар кирәк булыр, чөнки машина эченнән пассажирны үз көчебез белән генә чыгару мөмкин түгел, ул кысылган.

— Сезне ашыгыч яр­дәм белән тоташтырам, кот­каручыларга да һәлакәт турында хәбәр итәрбез.

Кеше гомере белән бәйле юл-транспорт фаҗи­галәре булганда мәсьәләне аеруча тиз арада хәл итәргә кирәк.

Коммуналь авария­ләр булган очракта да “112” хезмәте ярдәмгә килә. Кайсыдыр районның үзәгендә салкын су торбасы шартлаган, канализация торбасы белән бәйле авария, түбә-дән кар өеме ишелергә тора, кайдадыр ут сүнгән – болар барысы да район-шәһәрләрдәге бердәм диспетчер хезмәтенә хәбәр ителә. Алар, үз чиратында, тиз арада хәл итү чарасын күрергә тиеш. Февраль башында бер тәүлек эчендә күп кар яуган иде. Бу көн­нәрне коммуналь хезмәтләр генә түгел, “112” хезмәте дә киеренке шартларда эшләде, дияргә була.

— Балам, бүген пенсия китерергә тиешләр иде, почтальон кыз урамга керә алмый. Тиешле урынга җит­кере­гез әле, тизрәк трактор җибәрсеннәр...

— Мин берүзем яшим, ишек артына кар салган, ишекне ачып чыга алмыйм. Телефонымда акча юк, күршеләргә хәбәр итеп булмый. Мине кар тоткыныннан коткарсыннар иде...

— Йортыбызның ишек алдында автомобилемне калдырган идем, өстенә күп катлы йорт түбәсен-нән кар ишелеп төште. Миңа кая мөрәҗәгать итәргә?

— М-7 трассасында юлларны кар күмгән. Алга барырлык түгел, туктарга мәҗбүрбез. Бензин да чамалы. Урындагы юл хез-мә­тенә хәбәр итсәгез иде...

Гомумән, явым-төшем күп булган көннәрдә һава шартларына бәйле шалтыратулар аеруча күп була. Килеп туган мәсьәләне тиз арада хәл итәргә тырышабыз. Берничә урында кар өеме аркасында электр чыбыкларының өзелүен дә исәпкә алсаң, барлык хез-мәт­ләргә дә киеренке шартларда, тиз һәм төгәл рә-вештә эшләргә туры килә.

Кыш айларының үз үзен­чәлекләре бар, әлбәттә. Бу чорда явым-төшем генә түгел, сезонлы авырулар да артып китә. Ашыгыч яр-дәмне олысына да, кечесе­нә дә берөзлексез чакыралар. Менә тагын шалтырату.

— Алло, исәнмесез. Салават шәһәреннән. Тән температурам 39,8. Хәлем юк, ашыгыч ярдәм кирәк иде, миңа 43 яшь.

— Балама 8 ай, температурасын төшереп булмый, тәнен көзән җыера башлады, медицина ярдә­менә мохтаҗбыз.

— Урамда китеп барганда бер ир йөрәген тотып егылды, хәле авыр. Бәлә­бәй шәһәреннән.

Һәр мөрәҗәгать итүчене ашыгыч ярдәм белән тоташтырырга ашыгабыз, авыруның исем-шәриф­ләрен, яшен, төгәл адресын язып алып, ашыгыч ярдәмгә тапшырабыз.

Кыш көне балыкчылар да хәвеф төркеменә керә. Урыны белән боз катла-мының юка булуын барысы да күз уңында тотмый шул.

– Алло, күз алдыбызда елга өстеннән китеп барган балыкчы юкка чыкты, боз астына кай арада төшеп киткәнен күрми дә калдык.

— Кайсы елгада булды бу хәл?

— Уфа шәһәре, Агыйдел елгасы.

— Линиядә калыгыз, сезне коткаручылар бе­лән тоташтырабыз.

Кыш айларының тагын бер хәвефле үзенчәлеге бар — электр җылыт­кыч­лары куллану. Күп очракта янгын чыгуга сәбәпче булып нәкъ шулар тора. Бигрәк тә шәһәр читендә, бакчаларда кыш чыгучылар аерым игътибар үзәгендә. Янгын сүн-дерү хезмәткәрләре һәр йорт буенча йөреп, аңлату эшләре алып барса да, электр приборларын тикшереп чыкса да, күпләр еш кына хәвефсезлек кагый­дәләре турында исен­нән чыгара. Кызганычка каршы, электр чыбыклары төзек­сезлеге аркасында гына быел кыш янгыннарда кеше гомере өзелү очраклары булды. Еш кына балалар-ның берүзен йортта калдырып, я кибеткә, я кунакка, я эшкә киткән ата-аналарның битарафлыгы аптырата. Кандра авылында, Учалы шәһәрендә күптән түгел янгыннарда бер гөнаһсыз сабыйларның гомере өзел­де.

— Алло, янгын! Бишенче каттагы фатир тәрә-зәсен­нән төтен чыга! Стәр­летамак шәһәре.

— Хәзер сезне Стәр­летамак янгын сүндерү-челәре белән тоташтырам, трубканы куймагыз.

Тиз арада урам исеме, йорт саны, каза күрүчеләр бармы, юкмы икәнлеген ачыклыйбыз. Янгын сүнде-рүчеләр белән бергә һәла-кәт урынына ашыгыч ярдәм белән газ, полиция хезмәт-кәрләре дә ашыга.

Газ белән бәйле очракларда да “112”гә шалтыратулар күп.

– Подъезддан газ исе килә.

— АГВ эшләми нишләп-тер, кабына да сүнә, каратырга иде.

— Газ колонкасының рәте китте, килеп күз салмаслар микән?

Кайсы район-шәһәрдән мөрәҗәгать булуына карап, тиз арада урындагы газ хезмәтенә хәбәр итәбез.

“112”гә шалтыратасыз икән, иң элек Уфага элә­гәсез. Мөрәҗәгатьләрнең төренә һәм мөһимлегенә карап, “112” хезмәте электрон рәвештә “заявкалар”ны тиешле хезмәткә юллый. Кеше гомеренә хәвеф (янгын, юл-транспорт һәла-кәте) янаганда, турыдан-туры ашыгыч ярдәм тоташтырыла. Юк-бар шалтыратулар, кемнеңдер вакыт үткәрер өчен “112” номерын җыеп, сөйләшәсе килгән очраклар да була. Онытмасагыз иде: кайвакыт мәсьә­ләне үзегез дә хәл итә аласыз, ә шул вакытта кем-неңдер чынлап торып җит-ди ярдәмгә мохтаҗ булуы бар.


Әминә Зарипова. Уфа шәһәре.

"Кызыл таң" гәзитеннән.




Читайте нас: