Конкурс ике этапта — муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә узды. Аңа барлыгы 300дән артык гариза бирелгән. Бәйгенең абруе елдан-ел арта. Быел аның географиясе шактый киңәйде, республиканың күп районнары актив кушылды. Һәр номинациядә ("Хатын-кыз - ана", "Хатын-кыз - лидер", "Хатын-кыз - галим", "Хатын-кыз - педагог", "Хатын-кыз - бизнес-леди","Хатын-кыз - мастер", "Өлкән буын хатын-кызы") өчәр җиңүче билгеләнде. Ике номинациядә - "Хатын-кыз - педагог" һәм "Өлкән буын хатын-кызы" номинацияләрендә бишәр җиңүче бүләкләнде. Бәйгенең иң өлкән катнашучысы - Әбҗәлил районыннан 86 яшьлек тегү остасы Фәридә Килдиярова.
— "Хатын-кыз - милләт анасы" - бу сүзләрдә халкыбызның зирәклеге чагыла. Халыкта: "Ул тәрбияләүче — терәк, кыз тәрбияләүче милләт тәрбияли", - диләр. Безнең аналар йорт учагын саклаучы гына түгел, алар — үз эшләренең осталары, республикабызның, безнең зур илебезнең сәяси процессларында актив катнашучылар, - дип билгеләп үтте Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина.
Хатын-кызларны "Хатын-кыз - милләт анасы" медальләре белән бүләкләү бәйрәмнең кульминациясе булды.
Проект җитәкчесе Гөлнур Колсарина республика хатын-кызлар хәрәкәтен тергезүгә һәм үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Русия Хатын-кызлар берлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
"Торатау" Конгресс-Холлы фойесында халык һөнәрләре, милли ризыклар, кием-салым, бизәнү әйберләре күргәзмәләре оештырылды. Гала-концертта Линар Дәүләтбаев җитәкчелегендәге халык уен кораллары милли оркестры, солистлар Алена Завьялова, Марсель Котыев, Руслан Сәйфетдинов, "Тамыр" студиясе балалары чыгыш ясады.
Фото: "Башинформ" сайтыннан.