Беренче урында - Бразилия. Биредә җинаятьчелек нык үсешкән. Наркоманнар да почмак саен. Имин булмаган районда урамда көпә-көндез тукмап, талап китүләре - еш күренеш.
Икенче урында - Русия туристлары барырга яраткан Төркия. Анда кунакханәләрдә урлашу күп. Юл буенда кул күтәреп очраклы машинага утыру исә бөтенләй дә куркыныч икән.
Өченче урында - Һиндстан. Бу илдә һава һәм су бик пычрак. Нинди дә булса инфекция эләктереп авырып китү куркынычы зур.
Фото: art11.ru сайтыннан.