Башкортстанда 22 яшьлек кыз, әнисеннән рөхсәт сорап, 9 яшьлек малайны китапханәгә алып киткән. Ә соңыннан энесе белән урманга юл тоткан. Менә шунда энесен әти-әнисеннән көнләгән кыз мәкерле уен чынга ашырырга ниятләгән. Ул аны чишендереп, телефон шнуры белән буа башлаган... Аннары карга күмгән... һәм бер мизгелдә кызганып, кайтыр юлга алып чыккан.
Малайны күрүчеләр тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртан. Аның аяклары туңган, тән җәрәхәтләре алган. Кызның психик тайпылышы булуы билгеле, ул үсештә артта кала.