19 февральдә Уфада 14 яшьлек үсмер токка сугылып үлгән.
Фаҗига өйдә булган. Малай компьютерның система блогына кагылган һәм шунда ук үлемечле электр заряды алган.
Республиканың Тикшерү комитеты фаҗига урынын караган, суд-медицина экспертизасы билгеләгән.
Фаҗигале рәвештә үлгән баланың якыннарыннан сорау алына.