Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2019, 00:27

207 пассажир һәм экипаж исән

Мәскәүдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев һәм Башкорстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Роман Симандуев, "Red Wings" авиакомпаниясенең Уфа-Сочи рейсын башкаручы Ту-204 самолетында янгын чыккач, югалып калмыйча, аны җиргә утырткан пилотлар һәм экипажны бүләкләделәр.

Һава судносы командиры Юрий Хорьговский, икенче пилот Владимир Павленко һәм борт инженеры Сергей Лакида Салават Юлаев ордены белән бүләкләнделәр. Өлкән бортпроводник Ларита Мурадовага, бортпроводниклар Евгения Егошинага, Петр Михайловка һәм Руслан Тимербаевка Башкорстан Республикасының Мактау грамоталары тапшырылды.

- Осталык һәм батырлык күрсәтүегез өчен бөтен Башкортстан халкы исеменнән рәхмәтләремне җиткерәм, - диде Константин Толкачев. - Сез 207 пассажирны, шул исәптән 41 баланы коткардыгыз - алар исән калды һәм каза күрмәде. Кызганычка каршы, хәзерге заманда авиаһәлакәтләр еш булып тора. Алар йөзләрчә гомерне өзеп, халыкны кайгыга сала. Сез күп очракта мондый һәлакәткә юл куймаска да мөмкин булуын исбат иттегез.


Моңа кадәр батыр очучыларга һәм экипажга "Росавиация" бүләкләре тапшырылган иде.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.


Читайте нас: