Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2019, 11:55

Заһир Вәлитов вафат

Сәхнә әһеле арабыздан китте.

Бүген, авырудан соң, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актеры Заһир Вәлитов вафат булды.
Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Заһир Суфиян улы Вәлитов 1940 елда Күгәрчен районында туган.
1970 елдан М.Гафури исемендәге театрда эшләде. Актер аеруча "Ай тотылган төндә" спектаклендәге - Акъегет, "Аналар көтәләр улларын" да - Яхъя, Хазбулат, "Тапшырылмаган хатлар"да - Вәли һәм башка рольләре белән халык күңелен яулады.

"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.

Читайте нас: