Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 февраль 2019, 12:12

“Өлкән буын” программасы ярдәмгә килә

Хөкүмәт вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова рәислегендә Легаль булмаган мәшгульлекне бетерү һәм хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы үтте.

Анда пенсия алды яшендәге гражданнар мониторингын оештыру өлешендә методик ярдәм күрсәтү өчен Башкортстанга килгән Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт идарәсе начальнигы урынбасары Леонид Клигерман да катнашты.
Утырышта катнашучылар пенсия алды яшендәге (бу яшь – пенсиягә чыгарга 5 ел калганда) гражданнар мәшгульлеге мәсьәләләрен тикшерде. Ленара Иванова белдерүенчә, мондый хезмәткәрләрдә якланганлык хисе булырга, алар эш урыннарын саклап калачакларына ышанырга тиеш.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельников эш бирүчеләр өчен дәүләт тәкъдим иткән мөмкинлекләр белән таныштырды. Ул агымдагы елда “Демография” дәүләт проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында тоташ ил буенча пенсия алды яшендәге гражданнарны һөнәри укыту программасы эшли башлаячагы турында белдерде. Эш бирүчеләр аларны һөнәри яисә предприятиедә ихтыяҗ булган программалар буенча өстәмә белем алу өчен җибәрә ала.
– Программада катнашу өчен эш бирүче оешма теркәлгән урын буенча халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Якындагы алты ел дәвамында Башкортстанда “Өлкән буын” дәүләт проекты кысаларында ел саен мондый яшьтәге мең ярым граждан өстәмә белем алачак дип күзаллана, – диде Юрий Мельников.

"Кызыл таң" гәзитеннән.



Читайте нас: