Ул гына түгел, үзенең рөхсәтеннән башка куелган мондый сынның колакларын да кызылга буярга кирәк ди. "Гарьлегеннән януын күрсәтмәскә!", - ди ул.
Салават шәһәре хакимияте, бу һәйкәлне эшләткәндә, аны куюны иҗат итүчедән сорарга кирәк дип тапмаган булып чыгамы?
- Әгәр мөрәҗәгать итүче булса, мин аны төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләргә киңәш итәр идем, - ди Константин Грюнберг.
"Плагиат" өчен җавапка тарттырырга җыенмаса да, шәһәр җитәкчеләрен бу һәйкәлдән "котылу" чарасын уйлап табарга чакыра ул.
Фото: "УралПолит.ру" сайтыннан.