Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2019, 17:01

Диспасерлаштыру үтегез!

Башкортстанда узган елда диспансерлаштыруны 214 605 кеше үткән. Бу хакта башкала хакимиятендәге оператив киңәшмәдә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының өлкән халыкка медицина ярдәмен оештыру бүлегенең баш белгече Венера Мостафина сөйләде.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 1нче сәламәтлек төркеме (сәламәтләр) - 14,3, 2нче төркем (хәвеф факторлары белән) – 31,5, 3А төркеме (хроник авырулар) – 46,4, 3Б төркеме (хроник авырулар) – 7,8 процент кешедә билгеләнгән.
Үткәрелгән диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча, Уфада беренче тапкыр ачыкланган авыруларның 22 102 очрагы билгеләнгән.
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, беренче тапкыр ачыкланган авырулар саны 14,2 процентка кимегән.
Ачыкланган авырулар структурасында беренче урынны кан әйләнеше системасы авырулары алып тора (27,6 процент), икенче урында - эндокрин системасы (16,2 процент), өченчедә нерв системасы авырулары (10,8 процент) килә.

Фото: pixabay

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас: