Таиландтан тагын кайгылы хәбәр килде: анда безнең илдән барган ике турист һәлак булган. Фаҗига 10 февральдә Пхукет утравында булган.
Туристлар мотоциклда җилдергәндә, автобуска бәрелгән. Авария нәтиҗәсендә ике яшь гомер өзелгән. Русиялеләрнең берсенә - 31, икенчесенә 29 яшь булган.
Әти-әниләренә, туганнарына авыр хәсрәтне күтәрергә Ходай ярдәм бирсен. Чит илдә үлүчеләрнең гәүдәсен алып кайту өчен зур күләмдә акча да кирәк өстәвенә...
Фото: 1zoom.ru сайтыннан.