Ул аның сул кулын, уң җилкәсен тешләгән. Тик ир аннан арынып, качып китә алган. Авылдашына әйтеп, тегесе хайванны аткан.
Зыян күрүчегә беренче ярләмне авыл фельдшеры күрсәткән. Аннары ул Бакалы үзәк район дәваханәсенә озатылган. Җәрәхәтләнгән ир котыру авыруыннан профилактика үтә. Ул күзәтү астында. Сәламәтлек торышы тотрыклы, дип хәбәр итәләр район хакимиятеннән.
Атылган селәүсен Башкортстан фәнни-җитештерү лабораториясендә тикшерелгән. Котыру авыруы вирусы расланган. Моның бер билгесе - кешедән курку булмау, агрессивлык.
Бу очрак Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттан тыш утырышында төп тема булган. Анда катнашучылар Нугайбәк авылында котыру авыруы таралуга юл куймау, кыргый хайваннарны һәм этләрне фермаларга якын җибәрмәү турында чараларны, карантин кертелгән очракта хезмәткәрләрнең әзерлеген тикшергән.
Бу хәлгә бәйле рәвештә районда терлекләрне вакциналауны, хуҗасыз этләрне тотуны, кыргый төлкеләрне атуны, үлгән хайваннарны җыеп алуны оештырырга, ветеринария хезмәтенә хайваннарның кешеләрне тешләү очракларын хәбәр итү, халык арасында аңлату эшләре алып барырга карар ителде.
Селәүсеннең авыруны төлкедән йоктыруы ихтимал. Нәкъ шушы хайваннар табигатьтә авыруның төп чыганагы булып тора. Бу очрак гадәти түгел, чөнки селәүсен вак хайваннарны аулый. Әмма ризыкка кытлык кичергән кышкы чорда алар үлгән хайваннар белән дә туклана ала, дип белдерә белгечләр.
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.