Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2019, 18:43

Ахирәткә ышансаң, ирсез дә калырсың әле!..

Әлегә акчасын гына урлаган.

Стәрлетамакта ахирәтләр, берсенең өендә җыелышып, бәйрәм иткән. Тик бәйрәм соңыннан хуҗабикә шкафта сакланган 20 мең сум акчадан җилләр исүен ачыклый.
Хатын полиция хезмәткәрләрен чакырта, өйгә кемнәр җыелуын әйтә. Угрының эзенә тиз төшәләр. Ул хуҗабикәнең иң якын ахирәте булып чыга. 33 яшьлек хатын, башкалар өстәл артында утырган чакта, шкафны актарып, акчаны тиз генә кесәсенә сала.
Хуҗабикә бу хәлгә бик озак ышана алмый. Ә ахирәте бу акчага улына кесә телефоны алып өлгергән була. Менә шулай, ахирәткә ышансаң, ирсез дә калырсың әле...


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: Ok.ru.
Читайте нас: