Традиция буенча, төбәк бүлекчәсендә бәйрәм ике көн дәвам итәчәк.
16 февральдә БР студент отрядларының яшь ветераннар эксперт советын төзү уйланган. Анда “тормыш мәктәбен” узган, университетлар тәмамлап та, аңа тугры калганнар керәчәк. Программада “Динамо” стадионындагы шугалакта ял итү: уеннар, бәйгеләр, флешмоб, кайнар чәй эчү, глинтвейн һ.б. каралган.
Тантаналы өлеше 17нче февральдә узачак. Анда Башкортстанның җиде: төзелеш, педагогия, сервис, авыл хуҗалыгы, экологик, медицина һәм проводниклар төзелеш отрядлары катнаша.
Алсу Хәбирова. Фото: Ачык чыганак.