Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль 2019, 12:31

Мәсьәләләрне бергәләп хәл итәләр

Район хакимияте башлыгының, хезмәтләр җитәкчеләренең исәбе буенча җиденче тапкыр халык белән очрашуы чәршәмбе, 30 гыйнварда Кабакуш авыл мәдәният йортында үтте.

Башта шуны билгелисе килә – авыл биләмәсе халкы бу очрашуга үзләренең сорауларын бирергә, проблемаларын күтәрергә генә түгел, очрактан файдаланып, рәхмәт белдерергә дә килгән. Район хакимияте һәм «Стәрлебаш Жилкомсервис» муниципаль унитар предприятиесе адресларына юл полотносын күтәргән һәм авыл урамнарына вакташ түшәгән өчен Новый Мир халкыннан рәхмәт сүзләре ишетү күңелле булды. Ә Өлфәт Усманов үзе өчен авыр вакытта ярдәм кулы сузганнары өчен авылдашларына ихлас рәхмәтле. Агымдагы елның гыйнварында аларның өендә янгын чыга. Миһербанлы кабакушлылар ярдәме белән аның нәтиҗәләре бетерелгән.

Соңгы елларда район авылларында проблемалы мәсьәләләрне хәл итү өчен күп нәрсә эшләнүе билгеле. Алар республика, район һәм урындагы бюджет средстволары ярдәмендә башкарыла. Хәзер халыкның да бу эшләрдән читтә калмавы икеләтә шатлык. Башта алар урындагы хакимиятләр белән бергә иң көнүзәк проблеманы билгели, ә аннары аны хәл итүгә үз өлешен кертә.

Кабакуш авыл биләмәсендә дә эшләр шулай тора. Аның башлыгы Ринат Әхмәтов шул турыда сөйләде. Күндерәк елгасы аша күпергә капиталь ремонт ясалган, Кабакуш мәктәбендә күңелле һәм уңайлы – монда коридорга ремонт ясалган, канализация үткәрелгән (хәзер уңайлыклар бина эчендә), тәрәзәләр алыштырылган. Агымдагы елга да планнар билгеләнгән: авыл хакимияте тарафыннан “Бердәм Русия” партиясе конкурсында катнашып, авыл урамын яктыртуны модернизацияләү республика программасына кертү, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәйкәл территориясен төзекләндерү өчен документлар әзерләнгән. Кабакушлылар һәрвакыт актив. Бу юлы да форсаттан файдаланып, сораулар бирделәр, проблемалар күтәрделәр. Мәсәлән, фельдшер-акушерлык пункты мөдире Надежда Сөярембитова медучреждение бинасын су белән тәэмин итүдә ярдәм итүләрен үтенде, ә авыл старостасы Мәргыйзә Собхангулованы, башка авылдашлары кебек үк, урындагы почта бинасының авария хәлендә булуы борчый. Җавапларга караганда тиешле хезмәтләр бу мәсьәләләрне хәл итү эшен сузмаслар.

Мондый очрашулар үткән башка авыллардагы кебек үк, җыелучылар алдында район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров, хезмәтләр җитәкчеләре чыгыш ясады. Ә халык аларның чыгышы барышында сораулар бирде, үз фикерләрен әйтте. Кыскасы, иркен мохитта власть һәм халык арасында фәһемле әңгәмә булды.
М.ГАНИЕВ. Автор фотолары.
Читайте нас: