Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2019, 17:58

Югары тизлек яраткан. Үлеменең сәбәбе шул...

Кичә Дүртөйле районы биләмәсеннән узучы олы юлда чираттагы юл фаҗигасе теркәлгән. Анда 25 яшьлек ир-егетнең гомере өзелгән.

"Киа" автомобиле руле артындагы 25 яшьлек ир-егет алдындагы машинаны узарга чыккан.
Ә каршыга килүче "Пежо" машинасын әллә күрмәгән, әллә ул килеп җиткәнче узып өлгерермен, дип уйлаган - билгесез. Каты бәрелешүдән "Пежо" юл читенә чыгып очкан, ә "Киа" тимер өеменә әверелгән.
Авариядә гаепле "Киа" хуҗасы һәлак булган. "Пежо" водителенең аягы сынган. Бәхеткә, машиналарда пассажирлар булмаган.
Ә авариядә үлгән 25 яшьлек ир-егет Агыйдел шәһәре кешесе булган. Ул прокурор ярдәмчесе вазыйфасында эшләгән. Аны белүчеләр югары тизлектә йөрергә яратуын әйткән.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Фото: press-centr.com сайтыннан
Читайте нас: