Ул йөри, яхшы туклана һәм төзәлеп килә. Унбер көн комада ятканнан соң, ул балалары хакына яшәргә карар иткән.
Аңа хатынының үлеме турында хәбәр иткәннәр, ул үзен кулда тотарга тырыша.
“Улыбызга табиблар ярдәме белән генә исән калырга язды. Аларга һәм аның язмышына битараф булмаган барча кешеләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Калганы Зарифның үзенең кулында. Ул яшәргә тели, теге дөньядан кайтканын аңлый. Якыннары, балалары өчен ул яшәргә тиеш”, — дигән Зарифның әтисе.
Фото: "Новости Башкортостана"