Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Фоат Хантимеров белдерүенчә, фондның шәһәр һәм районнардагы бүлекләре мондый категориягә караган 318 мең кешегә тиешле акчаны исәпләгән дә инде. Февральдә алар арттырылган түләүләр алачак.
Бер үк вакытта федераль ташлама алучыларга социаль хезмәтләр күрсәтүгә юнәлтелгән акча 1,043кә тигез коэффициентка арта. 1 февральдән социаль хезмәтләр тупланмасы 1121,42 мең сум тәшкил итәчәк. Шуның 863,75 сумы – түләүсез дару препаратлары алуга, 133,62 мең сумы – шифаханә-курорт давалануына, 124,05 сумы шәһәр яны тимер-юл транспортында түләүсез йөрүгә, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кайту өчен түләүләргә бүленә.