1979 елның җәйге бер көнендә Әлшәй районының Уразмәт авылына йөрәкләрне тетрәндерерлек кайгы килә – Сабит Басыйровның хатыны Зөлфирә бишенче баласын тудырганда дөнья белән хушлаша, бала да ана назыннан башка озак яшәми. Олы уллары Хәйдәргә ул вакытта – 14, Инзира исемле кызларына – 13, Айдарга – 9, Сабирга 4 яшь була. Бу хәлне Сабитның әнисе – 75 яшьлек Разыя апа да бик авыр кичерә, ире сугышка киткәндә йөрәк астында калган баласы Сабитка язмыш икенче тапкыр ятимлек ачысын юллый. Менә шушы кайгыдан югалып калган гаиләгә килен булып төшә дә инде Зөлфия. Бу вакытта аның кулында үзенең дә 2 яшьлек улы була.
Кышкы салкын көннәрнең берсе була ул. Егерме ике яше яңа гына тулган яшь ана Басыйровлар бусагасын атлап керә. Ятим балалар аңа шунда ук “әни” дип дәшә, яшь хатынның улы Ринат авызыннан да “әти” сүзе озак көттерми. Каенана белән килен дә уртак тел таба. Разыя апа улының йөзенә яктылык кайта башлавына сөенеп бетә алмый, оныкларының, ятимлек ачысыннан котылып, янә әниле булуларына куана. Яшь кенә булуына карамастан, Зөлфия балаларга ана назын бүләк итә, моның өчен эчкерсез күңел, олы йөрәк һәм зирәк акыл да кирәк булгандыр аңа. Сабит белән алар бер-берсен яратышып, 33 ел гомер итәләр. Уртак балалары Айрат та тормышларына ямь өсти. Ана назына төренеп, бу гаиләдә алты бала үсте.
Бүгенге көндә Сабит хаклы ялда, Зөлфия дә 30 ел терлекчелектә эшләп, пенсия яшендәге апа булды. Дөнья шулай корылган – изгелек тә, явызлык та кире кайта. Зөлфиянең изгелеге үзенә изгелек булып кайтты. Алар уллары Айрат, киленнәре Гөлфия белән бик матур, тату гомер итә, оныкларын тәрбияләшәләр. Тагын шунысы да ихтирамга лаек – Сабитның беренче хатыны Зөлфирәнең әти-әнисе, туганнары бу йортта һәрвакыт кадерле кунак булды. Исәннәре белән бүген дә аралышып яши Басыйровлар.
Зөлфиянең батырлыгы соклангыч. Ул медальләр алмады, күпбалалы аналарга каралган ташламалардан файдаланмады. Пенсиягә дә яше 55 яшькә җитеп чыкты. Ә бит төптән уйлаганда, бу гади авыл хатыны чын мәгънәсендә герой-ана!
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.