Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2019, 11:42

Икенче Швейцариягә рәхим итегез!

Яки республикага килүчеләр агымын арттыру максатында дәүләт дәрәҗәсендә нинди чаралар күрелә? Башкортстан – илнең иң матур төбәкләренең берсе. Табигате, климаты, күпмилләтле халкы белән үзенчәлекле ул. Юкка гына аны икенче Швейцария димиләр. Шуңа да ул башка төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүчеләрне җәлеп итә. Чыннан да, бездәге табигать һәм климат туристларга елның барлык фасылларында да ял итү өчен уңайлы. Туристик базалар, шифаханәләр, тау чаңгысы курортлары — боларның һәркайсы бездә ял итүчеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып төзелгән.

Башкортстанда 300ләп мәгарә, 600 елга, 800 күл бар. Аларның Урал тавы итәгендә урнашуы төбәкнең гүзәллеген тагын да баета. Моннан тыш, республика элек-электән төрле авыруларны дәвалау өчен уңайлы климаты һәм башка үзен­чәлекләре белән билгеле. Мәсәлән, кымыз белән туберкулез, нерв, ашкайнату системалары авыруларыннан дәваланыр өчен чит илләрдән килүчеләр дә күп. Шулай ук, Красноусол, “Янгантау”, “Ассы”, “Йоматау”, “Яшел чаукалык”, “Карагай”, “Якты­күл” һәм башка шифа-ха­нәләрдә сәламәтлеген ныгытучылар саны елдан-ел арта.

Республиканың чит илләрдә танылу алуына 2015 елда Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитлары да зур йогынты ясады. 2017 елда үткән тикшере­нү­ләр буенча, республика туризм өлкә­сендәге күрсәт-кечләр буенча Идел буе федераль округында өчен-че урнны биләсә, ил буенча беренче ун төбәк исемле­генә керде. Шушы ук елларда “Турстат” агентлыгы Русиядә туризм үсешкән иң актив төбәкләр исемлегенә безнең республиканы да кертте. 2016 елда Башкортстанга 2 миллион турист килүе билгеле булса, хәзер бу күрсәткеч 2,5 миллионга җитте.
Чыннан да, республикада туризмны үстерү өчен зур көч салына. Әмма хәл итәсе проблемалар да юк түгел. Беренчедән, туристлар теләгән җиргә бару өчен барлык төбәктә дә сыйфатлы юллар юк. Аңла­шыла, бу мәсьәләне хәл итүдә кайбер үзенчәлек­ләргә игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, аерым сакланучы табигать зоналарын заманча үзгәртү тыела. Шулай булгач, бу җәһәттән ике якны да уйлап эшләргә кирәк.
Сер түгел, бездәге ши-фаханәләрдә юлламалар бәясе югары. Соңгы вакытта биредә күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты үзгәрде. Әмма һәркемнең дә республика шифа­ханәләрендә ял итү мөм-кинлеге юк. Шул ук вакытта, шифаханәләрнең заманча җиһазлан­дырылмавы да әлеге өлкә үсешенә берни­кадәр кире йогынты ясый.
Соңгы елларда туризмны үстерүгә игътибары арта. Мәсә­лән, узган ел республика бюджетыннан туризм ин­дуст­­риясен үстерү өчен 8 714 159 сум акча бүленде. Агымдагы елда да республика бюджетыннан бу өлкәне үстерүгә күләмле акча тотынылачак.
Янә килеп, туризм — чагыштырмача яңача эшкуарлык төре булса да, бүген ул үзен ныклы бизнес буларак танытты. Димәк, киләчәктә ул тагы да колач­лырак үсеш алачак.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас: