Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 гыйнвар 2019, 13:50

Уфа Халыкара балалар уеннарына әзерләнә

9-14 июльдә Уфада үсмерләр спорты дөньясында ел саен үткәрелә торган төп вакыйга – Халыкара балалар уеннары узачак. Уеннарда катнашу өчен Башкортстан башкаласына барлык континентлардан мең ярымнан артык спортчы киләчәк.

Бүгенге көндә катнашырга Таиланд, Көньяк Корея, Һиндстан, Австралия, Израиль, Төркия, Чехия, Нидерланд, Греция, Словакия, Швейцария, Швеция, Австрия, Хорватия, Германия, Англия, Мексика, Коста-Рика, Канада, АКШ, Кения, Кыргызстан, Русия һәм башка илләр заявка бирде.
29 гыйнварда Уфада оештыру комитетының чираттагы киңәшмәсе булып узды. Утырыш барышында 2019 елгы Уеннар дирекциясе җитәкчесе Сергей Степанов әзерлек буенча эш юнәлешләре турында сөйләде. Аерым алганда, заявка кампаниясе, объектларны әзерләү һәм кунакларны кабул итү, транспорт һәм медицина ярдәме белән, мәгълүмати яктан тәэмин итү, волонтерлар белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
- 2019 ел республика һәм Уфа өчен, аерым алганда, бик күп әһәмиятле вакыйгалар белән билгеләп үтелә. Бу - Башкортстан оештырылуга 100 ел тулу, Мостай Кәримнең юбилее, Халыкара балалар уеннары. Уфада халыкара чаралар үткәрүдә зур тәҗрибә тупланган. Барлык мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә кирәк, – диде Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин. - Башкалада җәйге халыкара балалар уеннары башланырга ярты елдан азрак вакыт калды. Безнең бурыч - уеннарны иң югары оештыру дәрәҗәсендә уздыру, бөтен дөнья яшь спортчыларына яхшы, онытылмаслык бәйрәм бүләк итү.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: